Авыл көне-2025

23 августа 2025
Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында  Авыл көне зур масштабта  узды. Шулай булмыйни? Безнең авыл -   татарның бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның  кендек каны тамган авыл. Биредә ул 16 яшенә кадәр генә яшәсә дә, йөрәгеннән бервакытта да  аны чыгарып атмаган -  соңгы көненә кадәр Кече Шырдан крестьянины булып яшәгән. Бу  күп нәрсә турында сөйли, әлбәттә. Авылдашлары да  аны тирән хөрмәт итә. 
Быел мәгърифәтченең 200 еллыгы  уңаеннан авылда узган зур чара  башыннан ахырына кадәр Каюм Насыйрига багышланды. 
Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов  булды. Үзебезнең "Иделаръягы" клублар системасына караучы мәдәният хезмәткәрләре, Ачасыр, Күгеш, Бакырчыдан килгән фольклор ансамбльләр чыгышы бәйрәмнең төп бизәге булдылар. Зур рәхмәт, аларга!

Бәйрәмне төп оештыручысы, башлап йөрүчесе, әлбәттә, "Каюм Насыйриның туган җирен торгызу" фонды булды. Мондый зур чаралар соңгысы булмас, дип ышандыра фонд җитәкчесе Асия Гобәйдуллина.  

yashel-uzan.ru/photo/kece...